[go: nahoru, domu]

Эчтәлеккә күчү

Останкино манарасы: юрамалар арасында аерма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Останкино манарасы latin yazuında])
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к r2.7.2) (робот кушты: zu:Ostankino Tower
Luckas-bot (бәхәс | кертем)
к r2.7.1) (робот өстәде: tr:Ostankino Kulesi
Юл номеры - 62: Юл номеры - 62:
[[sk:Ostankinskaja telebašňa]]
[[sk:Ostankinskaja telebašňa]]
[[sv:Ostankinotornet]]
[[sv:Ostankinotornet]]
[[tr:Ostankino Kulesi]]
[[uk:Останкінська телевежа]]
[[uk:Останкінська телевежа]]
[[vi:Tháp Ostankino]]
[[vi:Tháp Ostankino]]

19 май 2012, 23:08 юрамасы

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Останкино телеманарасы - ул Мәскәүдәге телевизион һәм радиотапшыру манарасы. Аның биеклеге - 540 м, Торонтодагы Си-Эн Тауэр манарасыннан соң дөньяда иң биек бина, ә Евразиядә иң биеге.

Манараның баш инженеры Николай Никитин, архитекторлары Л. Баталов белән Д. Бурдин. Манара 1963-1967 елларда төзелгән, шундый вакытларда дөньяның иң биек бинасы булган. Төзелештә күп инновация кулланылган, алардан корыч трослар кысылган киерелгән тимербетон. Шундый уйлап табу манараның корылышын гади һәм ышанычлы ясаган. Башка прогрессив фикерләрдән сай фундаментны атап була. Манараның тотрыклылыгын массив нигезе гарантияли: нигез массасы мачта массасыннан кат-кат арттыра.

Корылыш

  • Биеклек — 540 м.
  • Фундамент белән авырлыгы - 51 400 т.
  • Фунгамент тирәнлеге 4,6 м.
  • Конуслы нигез 10 таянычка терәлә. Нигездәге уртача диаметр 60 метр.
  • Манара кәүсәсенең боҗралы кисемнәре 149 аркан белән сыгылган.
  • Бинаның гомуми күләме 70 000 куб метр.
  • Бүлмәләрнең файдалы мәйданы — 15 000 кв. м
  • Максималь исәп-хисапланган җил тизлекләредәге теоретик тайпылу 12 метр.
  • Төп күзәтү мәданчыгы 337 метр биеклегендә урнашкан.
  • Манарада 5 йөк һәм 4 пассажир ташу лифт

Ресторан

«Седьмое небо» рестораны 328—334 м биеклегендә урнашкан һәм 3 кат ала. Боҗрасыман ресторан киңлеге 40 минут дәвамында бер тулы әйләнеш итә. Манараны төзелеп бетүенән соң күзәтү мәйданчыгына ресторан белән 10 миллион кеше килгән.

Янгын

2000 елның 27 августында манарада көчле янгын бырлыкка килә. Янгын учагы 460 м биеклегендә булды, 3 кат тулысынча янып бетте. Янгын нәтиҗәсендә янгын сүндерүчеләр командиры Владимир Арсюков, лифтёр Светлана Лосева һәм слесарь-ремонтник Александр Шипилин һәлак булды. Янгын вакытында зур температурадан тартучы тросларның күпчелеге өзелде, һәм белгечләр фикеләренчә манара таркалу куркынычы алдында торды. Соңрак тросларны торгыздылар.

Моны да карагыз

  • Шухов манарасы
  • Си-Эн Тауэр манарасы