Сүрия
Байрак
| |
Башкала | Димәшкъ |
---|---|
Халык саны | 22 933 531 (2023, демографик баланс) |
Нигезләнгән | 8 март 1920 |
Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
Рәсми тел | гарәп теле |
География | |
Мәйдан | 185,180 км² |
Координатлар | 35.21667°N 38.58333°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Бәшшар Әсәд |
Хөкүмәт башлыгы | Хөсәен Арнус |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Сүрия фунты |
Туу күрсәткече | 2.95 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.577 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 70.31 ел (2016)[3] |
Джини коэффициенты | 37.5 (2003)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[5] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[6] |
Телефон коды | +963 |
ISO 3166-1 коды | SY |
ХОК коды | SYR |
Интернет домены | .sy |
Сүрия — Азиядә урнашкан дәүләт.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Илдә нигездә гарәпләр, көрдләр, төрекмәннәр, әрмәннәр, әссүриялеләр һәм чиркәсләр яши.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сүрия — күбесенчә ислам иле; 2007 ел мәгълүматлары буенча, ил халкының 87 % ын мөселманнар тәшкил иткән. Аларның 74 % ы сөннилар (шәфигый, хәнәфи, хәнбәли мәзһәбләре), 13 % ы — шигыйлар (әләвияләр, исмәгыйлиләр, уникечеләр)[7]. Бүген Сүриядә 2 миллионга якын (халыкның 11 % ы тирәсе) әләвия исәпләнә, һәм бу дини төркем вәкилләре Сүрия сәясәтендә һәм Сүрия хәрбиләрендә өстенлек итә. Сүриянең хәзерге президенты Бәшәр Әсәд — әләвия нәселеннән шигый. Азчылык диннәр вәкилләренә христианнар (0,5 млн кеше) керә; шуның эченнән православлар (Антиохия (260 мең), Сүрия (195 мең), Рус православие чиркәүләре); Әрмән апостол чиркәве (150 мең); Ассирия Көнчыгыш чиркәве (70 мең); Католиклар (430 мең), протестантлар (40 мең). Кайчандыр зур җәмгыяте булган яһүд дине 90 кешегә калган. Бәһаи вәкилләре — 180, зәрдөштлек — 40 кеше.
Идарә-җир төзелеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]14 губерния.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- VII нче гасыр — Гарәп хәлифәтенә керә
- 1516–1918 — Госманлы империясе составында
- 1920–1943 — Франция мандатында
- 1958 елда — Мисыр белән берләшә
- 1961 елдан аерым республика
- 1967 елда Исраил аның кайбер жирләрен яулап ала. Озакламый алар кире кайтарыла.
Мәдәнияте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкалә бүлеге әлегә язылмаган. Монда аерым махсус бүлек куела ала. Сез аны язып Википедиягә ярдәм итә аласыз.
|
Әдәбияты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкалә бүлеге әлегә язылмаган. Монда аерым махсус бүлек куела ала. Сез аны язып Википедиягә ярдәм итә аласыз.
|
- Әбүләла әл-Мүәрри (973—1057)
Ватандашлар сугышы (2011 елдан)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2011 елның мартыннан Сүриядә Ватандашлар сугышы башлана. Башта Дәрья шәһәрендә, соңрак башка калаларда хакимияткә каршы чуалышлар башланып, соңрак алар сугышка әверелә.
2013 елда сугыш авыр кораллар белән дәвам итә. 500 мең сүрияле илдән качып китергә мәҗбүр була. Август аенда химик корал кулланылганы да билгеле.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
- ↑ Izady, Michael (2018). "Syria: Ethnic Shift, 2010-mid 2018". Columbia University. Retrieved 2019-04-08(ингл.)