[go: nahoru, domu]

Ислам бердәмлеге уеннары

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы булган илләр спортчылары өчен ярышлар

Ислам бердәмлеге уеннары (гарәп. ألعاب التضامن الإسلامي‎, ингл. Islamic Solidarity Games) ― Ислам хезмәттәшлеге оешмасына керүче илләрнең иң яхшы спортчыларын үз эченә алган, дүрт елга бер мәртәбә оештырыла торган халыкара спорт чарасы. Ислам бердәмлеге уеннары федерациясе (ISSF) ― Ислам бердәмлеге уеннарына җитәкчелек итүче һәм контроль өчен җаваплы оешма.

Ислам бердәмлеге уеннары
Нигезләнү датасы 2005
Вакыйганың ешлыгы 4 ел
Оештыручы Халыкара спорт атуы федерациясе[d]
Рәсми веб-сайт issf.sa(ингл.)(гар.)
 Ислам бердәмлеге уеннары Викиҗыентыкта
 
Коньяда (Төркия) 2021 елгы Ислам бердәмлеге уеннарын ачу тантанасы

Бердәмлек уеннарын үткәрүне беренче тапкыр 1981 елда өченче Ислам саммиты вакытында принц Фәйсал ибн Фәхд Әл Согуд[en] тәкъдим итә[1]. Бердәмлек уеннары башта Ислам рухын ныгыту һәм ислам кыйммәтләрен, беренче чиратта, яшьләр арасында тарату өчен булдырылган.

Беренче уеннар 2005 елда Согуд Гарәбстанының Мәккә шәһәрендә уздырыла. Анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы булган 57 илнең спортчылары катнашкан. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзасы булган илләрнең мөселман булмаган гражданнарына да уеннарда катнашырга рөхсәт ителә. Хатын-кызлар да уеннарда катнаша, әмма алар ир-ат спортчылар катнашмаган көннәрдә ярыша. Икенче уеннарны 2009 елның октябрендә Иранда оештыру планлаштырылган, Иранның Фарсы култыгы гарәп илләре белән каршылыгы сәбәпле уеннар 2010 елның апреленә күчерелгән, соңыннан бөтенләй уздырылмаган[2]. Өченче уеннар Индонезиядә 2013 елда, дүртенче уеннар Бакуда 2017 елда уздырылган. 2021 елда Коньяда планлаштырылган бишенче уеннар, COVID-19 пандемиясе аркасында, 2022 елда уздырылган.

Уеннарны кабул итүче илләр

үзгәртү
Ел Уеннар Кабул итүче ил Дата Уеннарны ачкан шәхес Илләр Катнашучылар Спорт төрләре саны Ярышлар саны Алдынгы ил
I 2005 Согуд Гарәбстаны байрагы  Согуд Гарәбстаны Мәккә 8 – 20 апрель Габделмәҗид ибн Габделгазиз Әл Согуд 55[3] 7000[3] 15 108 Согуд Гарәбстаны байрагы  Согуд Гарәбстаны
II 2010[4] Иран байрагы  Иран Таһран (гамәлдән чыгарылган)
III 2013 Индонезия байрагы  Индонезия Палембаң 22 сентябрь - 1 ноябрь Сусило Бамбанг Юдойоно 57 1769 13 183 Индонезия байрагы  Индонезия
IV 2017 Азәрбайҗан байрагы  Азәрбайҗан Баку 12 – 22 май Илһам Әлиев 54 6000 21 268 Азәрбайҗан байрагы  Азәрбайҗан
V 2021[5] Төркия байрагы  Төркия Конья 9 - 18 август 2022 Рәҗәп Таййип Әрдоган 55 4200 19 380 Төркия байрагы  Төркия
VI 2025 Камерун байрагы  Камерун Яунде 6 – 15 август

Спорт төрләре

үзгәртү

Уеннарда түбәндәге спорт дисциплиналары буенча ярышлар уздыру планлаштырыла[6]:

  • Баскетбол  Баскетбол 3×3
  • Спорт көрәше  Көрәш
  • Бочче  Бочче
  • Велоспорт
    • Трековый велоспорт  Велотрек ярышлары
    • Шоссе велоспорты  Шосседа узышу
  • Волейбол  Волейбол
  • Гандбол  Гандбол
  • Гимнастика
    • Спорт аэробикасы  Аэробика
    • Спорт гимнастикасы  Спорт гимнастикасы
    • Нәфис гимнастика  Нәфис гимнастика
  • Дзюдо  Дзюдо
  • Карате  Карате
  • Кикбоксинг  Кикбоксинг
  • Җиңел атлетика  Җиңел атлетика
  • Өстәл теннисы  Өстәл теннисы
  • Йөзү  Йөзү
  • Ату  Ату
  • Җәядән ату
    • Җәядән ату  Җәядән ату
  • Тхэквондо  Тхэквондо
  • Авыр атлетика  Авыр атлетика
  • Фехтование  Фехтование
  • Футбол  Футбол


Катнашучы илләр

үзгәртү


Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Amara, Mahfoud (2008). «The Muslim World in the Global Sporting Arena». Brown Journal of World Affairs XIV: 2.
  2. İslam Dayanışma Oyunları iptal edildi. 2014 елның 31 май көнендә архивланган. Dünya Bülteni, 4.05.2009(төр.)
  3. 3,0 3,1 The Islamic Games: 'Love, friendship and humility' The Independent, 10.04.2005(ингл.)
  4. Башта 2009 елга планлаштырылган булган, соңрак 2010 елга күчерелгән; ләкин Иран һәм гарәп илләре арасындагы каршылыклардан соң гамәлдән чыгарылган
  5. Башта 2021 елга планлаштырылган уеннар COVID-19 пандемиясе аркасында бер елга кичектерелгән. Ләкин, 4 еллык циклны саклап калу өчен, чара 2021 елгы Ислам теләктәшлек уеннары дип атала
  6. Konya 2021. әлеге чыганактан 2022-07-03 архивланды. 2023-11-05 тикшерелгән.

Сылтамалар

үзгәртү