[go: nahoru, domu]

Эчтәлеккә күчү

Елена Паутова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Елена Паутова latin yazuında])
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Россия
Туу датасы 22 гыйнвар 1986(1986-01-22) (38 яшь)
Туу урыны Adler, Сочи, Краснодар крае, РСФСР, СССР
Һөнәр төре җиңел атлет
Спорт төре Җиңел атлетика
Спортивная дисциплина B2[d]
Катнашучы Летние Паралимпийские игры 2012[d], Летние Паралимпийские игры 2004[d] һәм Летние Паралимпийские игры 2008[d]
Бүләкләр
орден Почёта орден Дружбы медаль ордена «За заслуги перед Отечеством» II степени
Биеклек / буй 155 сантиметр[1]
 Елена Паутова Викиҗыентыкта

Паутова Елена Осиповна (22 гыйнвар 1986 ел, Адлер) — Россия җиңел атлеты. Ике тапкыр 1500 метрлык дистанцияга җәйге Паралимпия уеннары чемпионы (2004, 2012). Күп такырлар Россия һәм дөнья чемпионы. Россиянең атказанган спорт мастеры.

Елена Осиповна Паутова 1986 елның 22 гыйнварында Краснодар краенда, Адлер шәһәрендә туган. Җиңел атлетика белән 2001 елда сукыр һәм начар күрүче балаларның Армавир мәктәп-интернатында, тренер Маринич Владимир Васильевич җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый. 2001 елда Уфа шәһәренә күченә, анда 5-се спорт профилле мәктәп-интернатны тәмамлый, ә аннары — «физик культура» һөнәре буенча Башкортстан физик культура институтын тәмамлый. Хәзерге вакытта РСФСР-ның атказанган тренеры Петр Захарович Буйлов җитәкчелеге астында күнекмәләр үтә[2].

Почет ордены (10 сентябрь 2012 ел) — физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне һәм 2012 елда Лондонда XIV җәйге Паралимпия уеннарында югары спорт казанышлары өчен (Бөекбритания)[3].

Дуслык ордены (10 август 2006 ел) — физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне һәм 2004 ел Афина шәһәрендә XII җәйге Паралимпия уеннарында спорт казанышлары өчен (Греция)[4].

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале (30 сентябрь 2009 ел) — физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне һәм 2008 елда Пекин шәһәрендә (Кытай) XIII җәйге паралимпия уеннарында югары спорт казанышлары өчен [5].

Россия Федерациясе Президентының Мактаулы грамотасы (19 сентябрь 2016 ел) — физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне, югары спорт казанышлары өчен.[6].