Ильяс Бораганский
Ильяс Бораганский | |
---|---|
Туган телдә исем | Ильяс Мирза Бораганский |
Туган | 22 апрель 1852 Россия империясе, Таврия губернасы, Бакчасарай |
Үлгән | 1942 БАССР, Уфа |
Милләт | кырым татары |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР |
Әлма-матер | Истанбул университеты |
Һөнәре | нәшир, каллиграф, шәркыятьче педагог |
Эш бирүче | Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Россия империясе чит ил эшләре министрлыгы[d] |
Бүләк һәм премияләре | «Фидакарьлек һәм сәнгать өчен» медале (РИ) |
Ильяс Бораганский, Ильяс морза Бораганский (кырымтат. İlyas Boraganskiy, 1852 елның 22 апреле, Россия империясе, Таврия губернасы, Симферополь өязе, Бакчасарай — 1942 ел, ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа) — нәшир, каллиграф, шәркыятьче, Петербург университетының төрек-татар теле укытучысы. 1893 елда Петербургта гарәп шрифтлы беренче басмаханә ачучы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
И. Бораганский гаиләсе белән. |
1852 елның 22 апрелендә Таврия губернасы Симферополь өязе Бакчасарай шәһәрендә кырымтатар асылзаты (морза) гаиләсендә туган. Мәдрәсә, Истанбул университетын (1874) тәмамлый. 1867 елда Төркиягә барып, җиде ел хөсне хат, инкрустация сәнгате, фотога төшерү, китап нәшер итү һөнәрләренә өйрәнә. Илгә кире кайткач, Россия империясе шәһәрләре (Казан, Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург) буйлап сәяхәткә чыга. 1882 елда Петербургта төпләнеп кала. Көнчыгыш телләрендә һәм берничә Аурупа телендә иркен аралашучы Ильяс морза Көнчыгышны өйрәнүче рус галимнәре белән таныша. 1899-1908 елларда Петербург университетының көнчыгыш (көнчыгыш телләр) факультетында төрек һәм татар тел белеме кафедрасында төрки каллиграфиясе (1899-1906), төрек теленнән гамәли дәресләр (1900-1908), мөселман каллиграфиясе (1906-1908) фәннәреннән укыта. 1880 еллар ахырында Россия империясе тышкы эшләр министрлыгында каллиграф булып хезмәт итә.
Нәшир
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Ильяс Бораганский басмаханәсе
1893 елда Петербургта шәхси «Көнчыгыш» электр басмаханәсе (рус. «Восточная» электро-печатня) ачарга рөхсәт ала. Анда төрки мөселман халкы өчен төрек, гарәп, рус, фарсы телләрендә китаплар (дәреслекләр, дини китаплар, тарихи китаплар, матур әдәбият, фәнни әдәбият, А. С. Пушкин, Н. В. Гоголь, Д. Мамин-Сибиряк, А. Самойлович, И. А. Крылов һ. б. тәрҗемә ителгән китапларын) нәшер итә. Әлеге басмаханәдә казакъ акыны Абай Кунанбаевның беренче китабы басыла, 1900 елда «Кәримов, Хөсәенов һәм К°» басмаханәсе хуҗасы (1902 елдан) Фатих Кәрими стажировка үтә[1]. 1911 елда патша хөкүмәте басмаханәдә мөселман авторларының китапларын басуны тыя. Шуннан бирле басмаханәдә көнчыгышны өйрәнүче рус галимнәренең фәнни китаплары гына басыла.
1919 елда (октябрь — ноябрь) Петроградны Николай Юденич гаскәреннән саклау өчен килгән Башкорт атлы аерым дивизиясе гаскәриләре өчен татар телендә «Салават» газетасы чыгара.
1920 елдан соң басмаханәсен Стәрлетамакка күчерергә мәҗбүр була, кызыл гаскәриләрне нәшерлек серләренә өйрәтә.
1942 елда вафат, Уфада җирләнгән[2] Күренекле нәширнең биографиясен кырымтатар галимнәре Сафтер Нагаев, Якуб Гафаров, Алматыдан Каюм Мөхәммәтханов һ. б. өйрәнә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Фатих Карими. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ
- ↑ Гөлнара Бекирова. Издатель Ильяс Бораганский. Радио Свобода, 21.04.2016.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Фазыл Р. Китап — медениет кузьгюси: (матбааджылыкъ ве онынънен огърашкъан Абрар Каримуллин ве Ильяс Мырза Бораганский акъкъында]). «Йылдыз», 1988 ел, № 1. 92-97 бб.
- Нагаев С. Йылнамелердеки излер: нашир Ильяс Бораганский акъкъында. Ташкәнт, 1991 ел, 234-299 бб.
- Деятели крымскотатарской культуры (1921-1944 гг.): Биобиблиографический словарь (гл. ред. и сост. Урсу Д. П.). Симферополь, 1999.
- История крымтатар в лицах и событиях: [Бораганский И., Эдемова У., Умеров Э., Юртер Ф., Баиров Г., Абдураман И. — краткие биографические данные] . «Авдет», 2008 ел, 28 апрель, 7 б.
- Мухамедханов К. Ильяс Бораганский — первый издатель книг Абая (к 100-летию издания книги Абая). Алматы, 2009.
- Абдуллаева, Гульнара. Ильяс Бораганский – крымскотатарский просветитель.(үле сылтама) «Авдет», 2011 ел, 26 сентябрь, 11 б.
- Куртмуллаев Ш. Ильяс Бораганский – крымскотатарский просветитель. «Avdet», 2011 ел, № 39, 26 сентябрь.
- Сетевой биографический словарь профессоров и преподавателей Санкт-Петербургского университета (1819-1917). СПб., 2012.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ильяс Бораганский. «Биографика». Санкт-Петербург дәүләт университеты
- Ильяс Бораганский. 2017 елның 24 апрель көнендә архивланган.
- И. Бораганский турында «Милләттәшләр» порталында
- Ильяс Бораганский: издатель с таинственной судьбой. Youtube (видео, 1:59)
- Қайым Мұхамедханов. Абай кıтабын алғаш шығарған Илияс Бораганский. Телеканал «Қазақстан». Youtube (видео, 6:10) (казакъ)
- 165 лет со дня рождения просветителя, издателя Ильяса Бораганского. Youtube (видео, 2:41)