Википедия:Тиз бетерү критерийлары
Бу бит Татар Википедиясенең барлык мөхәррирләр тарафыннан гадәттә үтәлергә тиеш булган стандарт кагыйдәләрнең өлеше. Монда кертелгән үзгәртүләр консенсуска нигезләнергә тиеш |
Кайбер очракта администраторлар махсус кисәтүсез һәм бәхәссез мәкаләләрне бетерә алалар. Түбәндә әлеге очраклар исемлеге урнаша. Исемлек тулы, аны үзгәртер өчен махсус бәхәс һәм тавыш бирү оештырырга кирәк.
Администратор хокукларына ия булмаган кулланучылар шаблонын куя алалар.
Гомуми
- {{db-nonsense}}
Бер нинди мәгънәсе булмаган яки очраклы символлардан торган сәхифә.
Моңа керми: хаталы язу, озын күңелсез монолог-текстлар, начар аңлатылган фикерләр, вандализм, башка телләрдән начар тәрҗемә ителгән текстлар, башка телләрдәге текстлар, ялган мәгълүматлар һ. б.
- {{db-test}}
Википедиянең техник мөмкинчелекләрен тикшерү өчен ясалган мәкалә.
- {{db-vand}}
Шулай ук вандализм нәтиҗәләреннән котылу максатыннан ясалган вакытлы юнәлтүләр.
- {{db-repost}}
Бәхәс нәтиҗәсендә сәхифә бетерелгән иде, аны торгызу тыелды. Искәрмә: мөһимлек критерие буенча бетерелгән мәкаләдә мөһимлекне күрсәтү.
- {{db-author}}
Андый бетерүнең сәбәпләре күрсәтелергә тиеш.
- {{db-talk}}
Мөһим мәгълүмат ташыган очрактан тыш.
- {{db-move}}
Төзәтүләр тарихын берләштерү яки мәкаләне күчерү максатыннан.
- {{db-fork}}
Википедиянең башка сәхифәсеннән текстны күчерү, копияләү.
Мәкаләләр
- {{db-empty}}
Мәсәлән, «Габдулла Габдуллаев. Бик яхшы кеше, намаз укый, гаиләсе бар». Шулай ук мәкалә исемен копияләгән сәхифәләр бу төркемгә керә.
Әгәр мәкаләне яхшыртып була икән, бетерү алдыннан өч сәгать көтәргә кирәк. Бәлки, мәкаләне коручы аны яхшыртыр. Бу темасы мөһим һәм чыганагы бирелгән мәкалә төпчекләренә һәм исемлекләргә карамый.
- {{db-foreign}}
Әгәр берәр мәкаләдә чит телдәге сүзләрдән башка татартелле текст булса, бетерү алдыннан тикшерергә кирәк, бәлки аны яхшыртып булырдыр.
Башка телдә зур цитаталар булган мәкаләләр бу төркемгә карамый (мәсәлән, төрле илләр гимннары).
Бу яңа булдырылган һәм тәрҗемә процессында булган мәкаләләргә карамый. Соңгыларына {{Ds}} кисәтү калыбы урнаштырыла.
- {{db-nocontent}}
Яки интервикилар, төркемнәр, «Шулай ук кара» бүлеге генә булган мәкаләләр
Исемлекләр бу төркемгә карамый.
- {{db-nn}}
Мәсәлән, мөһимлеге исбат ителмәгән танылмаган шәхес, кешеләр төркеме, сайт яки оешма турында мәкалә.
Берәркем мәкалә мөһимлеген дәлилләргә теләсә, бәхәс ВП:Бетерүгә сәхифәсенә күчерелә.
- {{db-copyvio| url=http://…}}
Түбәндәге билгеләр:
- Мәкалә автор хокуклары белән якланган чыганактан тулысынча копияләнә (төркемнәр, интервики һәм кечкенә төзәтүләрдән тыш)
- Мәкалә коручысы автор хокуклары белән якланган материал хуҗасының урнаштыруга рөхсәтен исбатламаган.
Андый мәкаләләр авторларына аларның эшчәнлеге Википедия кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен {{nothanks cv}} шаблоны кулланыла.
- {{Delete}}
Яки мәкалә тулысынча цензура чикләренә сыймаган лексикадан торса.
Википедия:Цензура чикләренә сыймаган лексика кагыйдәсенә нигезләнә.
Юнәлтүләр
- {{db-redirnone}}
Ялгышлык булса, кирәкле биткә юнәлтергә.
- {{db-redirspace}}
Мәсәлән, мәкаләләрдән бәхәскә, порталдан ярдәм аланына һ. б.
- {{db-redirtypo}}
Шулай ук бер сүздә төрле әлифбалар кулланылса.
Иң еш ясала торган хаталар, берлек/күплек саннары мөнәсәбәте, сүзнең башка вариантлары моңа керми.
- {{db-redirflect}}
- {{db-redirsense}}
Юнәлтелгән бит юнәлә торган бит белән синонимнар түгел, мәгънә ягыннан төрле мәкаләләр.
Файллар
- {{db-duplicate| Filename.ext}}
Копияләнгән файлны күрсәтү кирәк.
- {{db-badimage}}
- {{subst:nld}} license
- {{subst:nsd}} source
- {{subst:nad}} author
- {{subst:dd}} disputed
- {{subst:npd}} permission
Түбәндәге билгеләргә ия булса:
- Лицензия турында мәгълүматлар юк
- Чыганак турында мәгълүматлар юк
- Авторлык турында мәгълүматлар юк
- Лицензиясе, авторлыгы яки чыганагы шик тудыра
- {{subst:ofud}}
Бер мәкаләдә дә кулланылмаган, ирекле булмаган файл.
- {{subst:ädäb}}
Әдәб-әхлак нормаларына туры килмәсә.
- {{RCT| Filename.ext}}
Викиҗыентыкта әлеге тема буенча алыштырыла алган файл булса.
- {{NCT| Filename.ext}}
Викиҗыентыкка сылтама куярга
Төркемнәр
- {{db-catempty}}
Бернинди бит, файл яки буш булмаган төркем кермәгән төркемнәр. Бу {{Төркемнәр өчен төркем}} калыбы белән билгеләнгән, һәм табигатьләре буенча, кайвакыт буш кала алган күп мәгънәлелек, юнәлтү, сайланган тема, бәхәсләшү процессы дәвам иткән яки проект төркемнәренә кагылмый. Шундый төркем юк ителмәве өчен, өстенә {{empty category}}/({{Буш төркем}}) калыбын урнаштыруыгыз сорала.
Кулланучылар сәхифәләре
- {{db-owner}}
Әгәр сәхифәнең (аккаунтның) хуҗасы сораса.
- {{db-anon}}
Теркәлмәгән кулланучының бәхәс бите актуальлеген югалтса.
Шул ук IP-адреслы кулланучылар белән бутамас өчен.
- {{db-nouser}}
Википедиядә теркәлмәгән, ләкин сәхифәсе булган кулланучылар.