Әлҗәнеб
Әлҗәнеб (гарәп. الجنب әл-җәнб — «як»[1]; Пегас γ, Пегас гаммасы, γ Peg) — Пегас йолдызлыгындагы үзгәрмә йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы уртача +2,83m тәшкил итә. Бу йолдыз 335 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Физик хасиятләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлҗәнеб Кояштан 4000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 4,5 тапкыр зуррак.
Әлҗәнеб — Кефей β сыман үзгәрмә йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,78m дән +2,89m га кадәр 3,6 сәгать эчендә үзгәрә (уртача +2,83m). Спетроскоп тикшеренүләр буенча Әлҗаниб системасында икенче әгъза бар, ул Әлҗаниб тирәсендә 0,15 а.б. ераклыкта 6,8 көн эчендә әйләнеп чыга.
Тарих һәм исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлҗәнеб Мәркәб, Сагыйд һәм Әлфәрәс (Андромеда α) йолдызлары белән беррәттән Зур дүртпочмак астеризмына керә.
Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Әлҗәнеб (гарәп. الجنب әл-җәнб — «як», ингл. Algenib, рус. Альгениб) «Пегасның ягы» белдерә.
Әлҗәнеб атамасы шулай ук Мирфәкъ (Персей α) йолдызының икенче исеме.