[go: nahoru, domu]

Эчтәлеккә күчү

Research and Development - USA

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Research and Development - USA latin yazuında])
Research and Development - USA
Урын Казан
Башлану вакыты 17 июль 1972
Тәмамла(н)у вакыты 17 август 1972
Оештыручы АКШның Мәгълүмат агентлыгы[d]

Research and Development - USA (тат. Эзләнүләр һәм эшләнмәләр - АКШ) — АКШның ССРБ белән икътисади-мәдәни багланышларны үстерү максатында 1972 елның 17 июленнән алып, 17 августына кадәр Казанда уздырылган күргәзмәсе. Оештыручысы — USIA оешмасы.

Күргәзмә урыны итеп Үзәк стадион каршындагы мәйданчык сайланган. Шул уңайдан якындагы Киров урамындагы Успение чиркәвенең биек каланчасын сүтәләр.

Күргәзмәне барлыгы 370 мең кеше тамаша кыла. Кунак-тамашачыларны мул итеп өләшенгән сувенир продукция, АКШ турындагы журналлар белән җәлеп итәләр. Кунаклар белән эш итүче хезмәткәрләр буларак урыс телле американнар һәм АКШ татарлары хезмәт итәләр. Чит илдә яшәп тә, туган телен онытмаган милләттәшләрне күрү Казанда гомер иткән күп тамашачылар өчен гадәттән тыш хәл кебек кабул ителә. USIA төзеп калдырган аналитик язмадан билгеле булганча, күргәзмәне зыярат кылган татарлар милләттәш хезмәткәрләр белән үзләренең зарларын теләп уртаклашканнар. Борчылу уяткан төп мәсьәләләр: Казанда читтән килеп урысларның күпләп һәм туктаусыз урнашуы, татар мәктәпләренең азлыгы һәм кыен хәле, ислам диненең кысылуы, катнаш өйләнешүләр күплеге, татар теленең урыс алынмалары белән чуарлануы.

Шулай ук аналитик язманы төзүчеләр үзләре өчен гаҗәп күзәтүләр ясыйлар: балаларын ияртеп килгән, татарча аралашкан кешеләрнең балалары әти-әниләренә урыс телендә җавап кайтаралар, һәм күпчелек урыс кешеләре татарларга карата өстән карыйлар.

Күргәзмәнең Казан халкы арасында искиткеч уңышына карамастан, җирле матбугатта аның турында язмалар булмый диярлек. Нибары ачылу көнне Советская Татария белән Социалистик Татарстан гәзитләрендә бер юллык хәбәрләр урнаштырыла.

Бу күргәзмә шулай ук Тбилиси, Мәскәү, Волгоград, Донецк һәм Ленинград шәһәрләренең һәрберсендә берешәр ай эшли.

2 миллионга кадәр совет ватандашы хосусый милекчелекнең өстенлекләрен күрергә тиеш була. Күргәзмәгә АКШның 26 иң алдынгы корпорациясе фәнни-техник эзләнүләрен һәм эшләнмәләрен җибәрә. Танышу өчен куелган продукция һәм үрнәкләр Аполлон-10 космик модульдән башлап, кухня җиһазына кадәр була.[1]