Теллур
| ||||
---|---|---|---|---|
Атом номеры | 52 | |||
Матдәнең тышкы күренеше | ||||
Атомның үзлекләре | ||||
Атом массасы (моляр масса) |
127,60 (3) а. м. б. (г/моль) | |||
Атом радиусы | пм | |||
Ионлаштыру энергиясе (беренче электрон) |
кДж/моль (эВ) | |||
Электрон конфигурациясе | ||||
Химик үзлекләре | ||||
Ковалент радиусы | пм | |||
Ион радиусы | пм | |||
Электр тискәрелеге (Полинг буенча) |
||||
Электрод потенциалы | ||||
Оксидлашу дәрәҗәсе | ||||
Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
Тыгызлык | 6,25 г/см³ | |||
Моляр җылы сыешлыгы | Дж/(K·моль) | |||
Җылы үткәрүчелек | Вт/(м·K) | |||
Эрү температурасы | K | |||
Эрү җылылыгы | 449,6 кДж/моль | |||
Кайнау температурасы | 990 K | |||
Парга әйләнү җылылыгы | кДж/моль | |||
Моляр күләм | см³/моль | |||
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
Рәшәткә төзелеше | ||||
Рәшәткә параметрлары | Å | |||
Дебай температурасы | K |
Теллур (лат. Tellurium, Te) — Менделеевның периодик таблицасының 5 период, 16 төркем элементы. Тәртип номеры - 52. Металлоид.
Символы
үзгәртүТеллур элементының символы — Te (Теллур дип укыла).
Тарихы
үзгәртүТеллур 1782 елда Франц Йозеф Мюллер тарафыннан ачыла.
Трансильваниядә алтын мәгъдәне ятмалары тау инспекторы булып эшләп йөргән Йозеф Франц Мюллер (азак ул барон фон Райхенштейн булып йөри) Австро-Венгрия территориясендә яңа элемент таба. 1798 елда Мартин Генрих Клапрот теллурны аерып ала һәм аның мөһим үзенчәлекләрен билгели.
Исеменең килеп чыгышы
үзгәртүЛатинча tellus, иялек килештә telluris, Җир дигәннән алынган исемне Мартин Клапрот тәкъдим иткән[1][2].
Табигатьтә
үзгәртүҖир кабыгындагы авырлыгы күләме 1×10−6 % тәшкил итә. 100-гә якын теллур минераллары билгеле. Иң еш очрый торган теллуридлар — бакыр, кургаш, цинк,көмеш һәм алтын теллуридлары . Теллурзың изоморф катнашмалары сульфидларда күп күзәтелә .Минераллар арасында: алтаит (PbTe), сильванит (AgAuTe4), калаверит (AuTe2), гессит (Ag2Te), креннерит [(Au, Ag)Te], петцит (Ag3AuTe2), мутманнит [(Ag, Au)Te], монбрейит (Au2Te3), нагиагит ([Pb5Au(Te, Sb)]4S5), тетрадимит (Bi2Te2S). Теллурның кислородлы берләшмәләре очрый, мәсәлән, ТеО2 — теллур охрасы.
Физиологик тәэсире
үзгәртүТеллур һәм аның очучан берләшмәләре агулы. Организмга эләккәндә күңел болгануы, бронхит, пневмония (үпкә ялкынсынуы) китереп чыгара. Һавадагы ПДК-сы төрле кушылмалар өчен 0,007-0,01 мг/м³, суда 0,001-0,01 мг/л нисбәтендә тирбәлә. Теллурның канцерогенлыгы расланмаган[3].
Агуланган очракта, теллур организмнан бик насар исле теллур кушылмалары формасында чыгарыла. Аларзың исе сарымсакка охшаган, шуңа күрә организмга зур булмаган күләмдә теллур кергәндә дә, кеше сулышыннан сарымсак исе чыга башлый, һәм бу теллур белән агулануның мөһим билгесе[4][5][6].
Әдәбият
үзгәртү- Теллур// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 25-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
Сылтамалар
үзгәртү- Теллур//Большая российская энциклопедия(үле сылтама)
- Теллур на Webelements
- Теллур в Популярной библиотеке химических элементов 2009 елның 25 ноябрь көнендә архивланган.
Чыганаклар
үзгәртү- Atomic Weights of the Elements 2001, Pure Appl. Chem. 75(8), 1107—1122, 2003. Retrieved June 30, 2005. Atomic weights of elements with atomic numbers from 1-109 taken from this source.(ингл.)
- IUPAC Standard Atomic Weights Revised 2008 елның 5 март көнендә архивланган. (2005).(ингл.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Илья Леенсон. . — ISBN 9785040301225.
- ↑ Николай Александрович Фигуровский. .
- ↑ Tellurium. International Programme on Chemical Safety (1998-01-28). әлеге чыганактан 2008-12-10 архивланды. 2007-01-12 тикшерелгән.
- ↑ Wright, PL; B. {{{башлык}}}(ингл.) // AJP – Legacy : journal. — Т. 211. — № 1. — С. 6—10. — PMID 5911055.
- ↑ Müller, R.; Zschiesche, W.; Steffen, H. M.; Schaller, K. H. {{{башлык}}}(ингл.) // Klinische Wochenschrift : journal. — Т. 67. — № 22. — С. 1152—1155. — DOI:10.1007/BF01726117 — PMID 2586020.
- ↑ Taylor, Andrew {{{башлык}}}(ингл.) // Biological Trace Element Research. — Springer. — Т. 55. — № 3. — С. 231—239. — DOI:10.1007/BF02785282 — PMID 9096851.