Вики кеше хокуклары яклы
Аерым юнәлеш: кеше хокукларын яклаучы яшьләр
Кеше хокукларының гомуми декларациясен имзалануын шулай бәйрәм итәбез:
Википедиядә кеше хокукуларын фактик урауны көчәйтеп!
Викимедиа проектларында кеше хокуклары хакында төп темаларны тасвирлауны камилләштерүдә сезнең ярдәм кирәк!
Әлеге гамәл кылырга чакыруның йөрәге — Кеше хокукларының гомуми декларациясе һәм аның барлыкка килүе! Бу иң әһәмиятле документны һәм аның тарихын аңлау бик мөһим: популярлаштыру һәм сезнең телдә әлеге темаларны тәңгәл тасвирлау өчен сезнең ярдәм кирәк.
Яшьләр темасы
Быел чакыруның икенче өлеше булып, бара торган елның махсус темасына игътибар җәлеп итү тора: Кеше хокукларын яклауда яшьләр.
Шул тематик секция кысаларында без яшьләрнең дөньяны үстерүдә мөһим идеяләр чыганагы булу идеясен алга сөрүче аерым темаларга, актив шәхесләргә, оешмаларга һәм кампанияләргә игътибарны җәлеп итергә телибез.
Бүген, кешелек тарихы белән чагыштырганда, яшьләр саны иң югары ноктада. 15-24 яшьлекләр төркеменә 1,2 миллиард кеше керә, яисә планетаның һәр алтынчы яшәүчесе. Аларның күбесе дөньяның фәкыйрь илләрендә я шәхси хокукларны бозу шиге шактый булган мәдәниятләрдә тормыш итә. Соңгы берничә ел дәвамында яшьләр еш кына сәяси, икътисади һәм иҗтимагый үзгәрешләр йөрәге булган.
Викимедиа проектларына кеше хокукларын яклаучы яшьләрне кертергә ярдәм итегез!
Катнашу Үз өлешне ничек кертү яки тәкъдим ителгән исемлеккә кертелгән темалар белән танышып, күбрәк белергә мөмкин.
Әгәр сезгә исемлектә тәкъдим ителмәгән темалар турында язу кызыграк икән, /Катнашу битендәге адымнарны кылыгыз, зинһар.
Бу глобаль проект сезнең ярдәм белән генә чынга ашачак! Ничек аңа кушылырга:
|
Әлеге проект Викимедиа Фондының һәм БМОның кеше хокукларын яклау Югары коммисары Идарәсенең хезмәттәшлек өлеше була, "Викимедиа Аргентина", "Викимедиа Тунис" һәм Викимедиа башка берләшмәләре һәм оешмалары ярдәмендә тормышка аша.