Википедия:Кызыклы фактлар/2012 ел
Внешний вид
- 1906 елның маенда Илмин авылы сабантуена дусты Хөсәен Ямашевка ияреп Уральскидан шәкерт Габдулла Тукаев килә.
- Татар халык әкиятләрен җыючы һәм нәшер итүче Габор Балинт туган илендә гаяр эсперанточы буларак билгеле.
- Кукурузник — Ан-2 очкычының рәсми булмаган исеме.
- Стевиянең яфрагы шикәрдән 300 мәртәбә баллырак.
- Шәймардан Ибраһимов — исеме Русия башкаласының бер урамына кушылган сирәк татарларның берсе.
- Шаһимәрдән Ибраһимов — Русиянең Гарәбстандагы беренче консулы һәм Урта Азиядә беренче газет мөхәррире.
- Китаплары иң укыла торган татар язучыларының берсе төзелештә электромонтажчы һөнәре буенча эшли.
- Емельян Пугачев гаскәре Казанны яндырып китә, шәһәрдән Постау бистәсе белән Татар бистәсе генә исән кала.
- ВАЗ-21099 Лада «Спутник»лар гаиләсендә иң тулы размерлы модель булып тора.
- Тарихтагы иң канкойгыч күтәрелешләрнең берсе булып Кытайда 19 гасырдагы тайпиннар күтәрелеше санала.
- Литва бәйсезлек алгач төзелгән бердән-бер Витовт һәйкәле татар авылында урнашкан.
- Беренчел һәм икенчел телләр арасындагы төп аерма – кешенең бу телне өйрәнгән яше белән билгеләнә.
- Һәр һава лиманында бер яки берничә һава аланы була.
- Чулым татарлары да үз телләрен татар теле диләр.
- Алтата авылы татарлары тимер юл төзүче инженерга түләп, Алтата тимер юлын ундүрт чакырым төньяккарак күчертәләр.
- Литвадагы Немеж авылын 1397 елда татарлар нигезләгән, ә аларның дәвамчылары бүген дә авылда яши әле.
- Тулуза - Наполеон хәрби компаниясе вакытында французлар белән инглизләр арасында Франциядә соңгы бәрелеш урыны була.
- 1719 елда Казан губернасының Казан провинциясе составында Яранск дистрикты оештырыла.
- Андрей Макаревичның ата-анасы рус милләтеннән түгелләр.
- Композитор Рихард Вагнер Лейпцигта туа, математик Готфрид Вильгельм фон Лейбниц биредә укый, ә композитор Иоганн Себастьян Бах монда эшли.
- Финляндиянең “Манчестер”е илдәге тору өчен иң уңайлы шәһәр дип санала.
- Самар өлкәсенең Иске Мәчәләй авылында дүрт мәчет бар.
- Чуашстанның Яңа Чабаксар шәһәре халкының яртысын милли яктан чуашлар алып тора.
- Удмурт батыры Мардан нигез салган авыл аның улы исеме буенча аталган.
- Казанда 1905 елгы беренче рус революциясе фетнәчеләре хөрмәтенә аталган урам бар.
- Сибай каласының карьеры тирәнлеккә 500 м ,ә диаметры – 2 км җиткән.
- Кумык теле кайчандыр Кавказда лингва-франка ролен үтәгән.
- Бүгенге кытай әдәбиятына нигез салучы неоконфуцийчылыкны нигезләүче Чжоу Дуньиның 32 буын туганы булып тора.
- 2012 елда Роберт Лефковиц беләнБрайан Кобилка «тере күзәнәкләрдә биохимик сигналлар җибәрүдә катнашкан универсаль молекулларны өйрәнү» Химия өлкәсендә Нобель премиясенә лаек булалар.
- Удмуртия татарларының 85% өлеше биш шәһәрдә (Ижау, Сарапул, Можга, Глазов һәм Воткинск) тора.
- Мордовиядә таралган төмән сөйләшендә гөмбәне паңгы диләр.
- Беренче СССР санагын уйлап табучы Бәшир Рәмиевкә югары белем булмау комачау итмәгән.
- Татар рәссамы Салават Гыйләҗетдинов — Башкортстан Республикасының күпчелек муниципаль районнарның һәм шәһәрләрнең рәсми герб һәм байрак сурәтләре авторы.
- XVIII гасыр галиме Герард Миллер язган «Себер патшалыгы тарихы» әле дә тулысынча дөнья күрмәгән.
- Габдулла Тукайның Җаектагы укытучысы Кайбыч районы Кече Кайбыч авылыннан булган.
- Казандагы Кекин йортын төзүче архитектор биредә лютеран диненнән католик диненә күчә.
- Мәскәүнең Спартак футбол клубының беренче тренеры чит илдән була.
- Казакъ ССРның дәүләт гимны авторы - татар булган.
- «Татар Рубин Гудын» тотар өчен Татцентророзыск тарафыннан махсус комиссия төзелгән була.
- Бәрән карчыгасы беркайчан да тере бәрәннәр белән тукланмый.
- Имәнборын чия бакчаларына зыян салучы кош булып тора.
- Җыерчалы гөмбәләрне пешереп кенә ашарга ярый.
- Фирая Зыятдинова татар теленә Владимир Морданьның «Миләш ялкыны» шигырен тәрҗемә итсә, Әнвәр Бакиров көйгә салган.
- Шамил Әнвәр улы Тарпищевның нәселе Мордовиядәге Татар Йенәсе авылына барып тоташа.
- Русиядә бәрәңге 1890 елгы ачлыктан соң гына чынлап торып игелергә тотына. Аңарчы табыннарда төп урынны шалкан алып торган.
- «Казан» ат спорты комплексы — Аурупаның иң зур ипподромнарының берсе.
- 7 саны өчен кытайча билге - 七 (qī).
- 2011 елны Гай шәһәре районара прокуратурасы (Ырынбур өлкәсе) мәхкәмәдән 18 гасыр татар шагыйре Габдерәхим Утыз Имәни язган «Җәваһир әл-Бәян» әсәрен экстремистик әдәбият исемлегенә кертүне таләп иткән.
- Иң зур тираж җыйган татар газетасы Уфада чыга.
- Чиләбе өлкәсе Мөслим авылында туган һәр балада – атом тамгасы тора.
- Атҗитәр авылы җирләрен 1739 елда ук типтәрләр башкортлардан мәңгегә алган булганнар.
- Печән базарының үзәге булып Нурулла мәчете торган.
- Шырында 1880 елда төзелгән агач мәчет 1997 елда яңадан ачыла.
- Иске Таш мәчет Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән.
- Мәҗит Гафуриның туган авылында алар нәселен «Бажык татарлары» дип атыйлар.
- 2012 елның 1нче августында Казанда сюжет вакыйгалары бүгенге һәм Тукай заманындагы Казанда баручы татарча фильм премьерасы уза.
- Казанның Кремль урамына хәзерге исеме аңа 1996 елда гына бирелә.
- Чуашстанның Озын Куак авылының татарча, русча һәм чуашча исемнәре бөтенләй туры килми.
- Башкортстанның Ишембай районы татарлары тепекәйчә сөйләшәләр.
- 13 гасырда хәтта Киев, Париж, Лондон, Иерусалим шәһәрләре дә Биләрдән күпкә кечерәк булганнар.
- Идел буе Болгары дәүләтеннән калган бердәнбер әдәби әсәр Коръәндәге Йосыф сүрәсенә нигезләнгән.
- Беренче Бөтендөнья татар конгрессына Башкортстан делегациясе Марат Миргазямов җитәкчелегендә барган.
- Төркия авазы радиосының татар телендәге бүлеге бар.
- «Америка хыялы» сүзтезмәсе 1931 елда барлыкка килгән.
- Кайбер риваятьләр буенча түгәрәк өстәл рыцарьларының саны 150 кешегә кадәр җиткән.
- Аланнар һәм төрки халыкларда ыруг билгеләре һәр аристократ нәселгә бирелүче тамга шикелле булганнар.
- Өмәдәге кешеләр бергә һәм гел бушлай эшлиләр.
- Касыйм шəһəре 1152 нче елда нигезләнгән дип уйланыла.
- Иске Кулаткы районының үзәге дүрт күрше-тирә өлкә башкаласыннан бер чама еракта урнашкан.
- Русиянең өлкә татар газеталары арасында тираж буенча «Өмет» беренче урында тора.
- Пермь районындагы дүрт татар авылының иң зуры булып Куян авылы санала.
- Агарчак балыгының иң эреләре 12 кг-га кадәр җитә.
- Кениянең уртасыннан экватор уза.
- Клоун сүзе 16 гасырда Англияда барлыкка килгән.
- Мукшыча «тумо» имәннәр дигәнне аңлата.
- «Саф чишмә» газетасы чыгарыла башлаганнан бирле бушлай таратылган.
- Бактерияләр 3 млрд чамасы ел элек күренә башлаганнар.
- Һамбург Аурупа шәһәрләре арасында күперләр саны буенча беренчелекне алып тора.
- Инфузорияләр сулыкларны чистартуда зур роль уйныйлар.
- Казанда җәдитчә укыту ысулларын беренчеләрдән булып Хәсәнгата Габәши кертә.
- Арышбашның өч төре Татарстанда да очрый.
- Көньяк Уралдагы Варна авылы янында XIV—XV гасыр мөселман архитектурасы үрнәге – 17 м биеклектәге кәшәнә сакланган.
- Кайчандыр ТАССРда Подберезье районы да булган.
- Алман фәлсәфәчесе Артур Шопенһауэр - волюнтаризмга нигез салучы булып тора.
- Бейсбол тубы әзерләүдә кулланылучы өрләнмә озынлыгы берәр километрдан да артып китә ала.
- Һиндстан хөкүмәте җитәкчесе Җаваһарлал Неру 1956 елда Советлар Берлегенә килгәч, махсус Татар Каргалысына килеп китә.
- Язучы Агата Кристида психогеник фуга авыруы күзәтелгән.
- 2013нче елгы Универсиаданың ярыш кырлары арасында шәһәр тышында (Югары Ослан районында) бер генә объект урнашкан.
- Русияда иң эре диатомит комбинаты Инза шәһәрендә урнашкан.
- 2013нче елгы Евровидение бәйгесе Стокгольмда үтәчәк.
- Румынияда буҗак татарларының дәвамчыларын дунай татарлары дип йөриләр.
- Төркиядә халкы йөз меңнән зур сиксән шәһәр бар.
- Билгеле бер территориядәге үсемлекләр күплеген фитоценоз диләр.
- Заманында Сәгыйт бистәсендә унбер мәчет булган.
- Һиндстан хөкүмәте җитәкчесе Җаваһарлал Неру 1956 елда Советлар Союзына килгәч, махсус Татар Каргалысына килеп китә.
- Язучы Агата Кристида психогеник фуга авыруы күзәтелгән.
- 2013нче елгы Универсиаданың ярыш кырлары арасында шәһәр тышында (Югары Ослан районында) бер генә объект урнашкан.
- Русияда иң эре диатомит комбинаты Инза шәһәрендә урнашкан.
- 2013нче елгы Евровидение бәйгесе Стокгольмда үтәчәк.
- Румынияда буҗак татарларының дәвамчыларын дунай татарлары дип йөриләр.
- Төркиядә халкы йөз меңнән зур сиксән шәһәр бар.
- Билгеле бер территориядәге үсемлекләр күплеген фитоценоз диләр.
- Заманында Сәгыйт бистәсендә унбер мәчет булган.
- Мордовиядәге Митрәле авылының хәзерге мәчете 1986 елда төзелгән.
- 1824 елны патша Александр I Мачали авылында туктап, аксакалларның үтенечләрен тыңлаган.
- Казанда Проспект татар язучысы Фатыйх Әмирхан хөрмәтнә аталаган проспект бар.
- Торналарның барлык төрләре сулы, гадәтенчә, сазлыклы территорияләр белән бәйле.
- Черкели (яки Зур Чирекле) – Сембер өлкәсендә иң зур татар авылы.
- Нугай даругасы — Казан ханлыгы, составындагы иң зур даруга булган.
- Нагайбәкләрне Казан ханлыгы җимерелгәч үк чукындырылган Арча ягы татарлары дип исәплиләр.
- Пенза өлкәсенең бер төркем татар авылларын берләштергән Алтавыл дигән рәсми булмаган төбәге бар.
- Бар булган һәрнәрсәнең бөтенесен галәм диләр.
- Җирнең үз күчәре тирәсендә бер әйләнү аралыгын тәүлек диләр.
- Татарлар, кырым татарлары һәм төрекләрнең сугыш вакытындагы тоткыннарын руслар, украиннар ясир дип йөри.
- Әрмәни базар шәһәр шурасы - Кырым АРның иң төньяк регионы.
- Титаник заманында дөньядагы иң зур кораб булган.
- Стәрлетамак академиясендә татар бүлеге 1993 елдан бирле эшләп килә.
- Удмурт Автономияле өлкәсенең 1921 елның гыйнвар—июнендә администрати үзәге Глазов шәһәре булган.
- Бал кортларының төп оядан аерылып чыккан яңа гаиләсе күч дип атала.
- Никахта булган хатынның сеңлесе балдыз була.
- 1952 елның 19 һәм 24 апрелендәге БКП (б)ның карары нигезендә Казан өлкәсе барлыкка килгән.
- 2012 елның апрель аена 285 Википедия тормыш күрә.
- Чиләбе өлкәсе составында кайчандыр башкортларның милли округы булган.
- Боралак вертикаль рәвешле кузгалырга мөмкин.
- Әгерҗе районы Биектау авылында ул беренче укытучы Гайнетдин Әхмәров булган.
- Көлмез районыны халкының яртысы район үзәгендә яши.
- «Кагылгысызлар» француз трагикомедиясе чынлыкта булган вакыйгаларга нигезләнгән.
- Көнчыгыш Африканың иң зур шәһәре - Найроби.
- Берләшкән Милләтләр Оешмасының ачлыкны юк итүгә юнәлтелгән махсус максатчан агентлыгы Берләшкән Милләтләрнең Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (FAO) дип атала.
- Кукуруз — бөртеклеләр гәиләсеннән бердәнбер культуралы бөртекле ашлыклар вәкиле.
- Башкортстанның беренче философия фәннәре докторы булып Нариман Аитов тора.
- 1929—1936 елларда Чуаш АССР Түбән Новгород крае составында булган.
- Татар телендә мөртәтләрне, гадәттә, Шаһгали дип атыйлар.
- Көлмез районыны халкының яртысы район үзәгендә яши.
- Башкортстанның Дәүләкән районына татарлар күпләп XVIII гасырда күчеп утыра.
- Иргәел турында «Үзе бер карыш, сакалы мең карыш» еш очраучы сүзтезмәсе әйтелгән.
- Итальян Википедиясе 2011 елның 14 октябрендә 1 көнгә ябылып ала.
- 1944 елның 25 августында җәлилчеләр төрмә камерасыннан гильотина бүлмәсенә кадәр 114 адымны җырлап үткәннәр.
- Пәнҗаб сүзе урдуча биш су дигәнне аңлата.
- Рәхим Саттар әсирлектә дә шигырьләр язуын дәвам иткән.
- 2012 елның 26 февралендә Камал театры директоры вафат булды.
- Казанда Волдимар Азинс исемендәге зур микрорайон бар.
- Татарларда чәчәк авыруының үз иясе бар.
- Йомдыру сүзе караклар аргосында үтерү мәгънәсендә кулланыла.
- Җиде Чуашстан могҗизасының өчесе Сөндер районында урнашкан.
- Зимбабве территориясеннең 10 %ын тыюлыклар һәм милли парклар тәшкил итә.
- 1552 елда Казанны алуда катнашкан Камайга Явыз Иван Ибриси районы җирләрен биргән.
- 2012 елда үтәчәк футбол буенча Аурупа чемпионатында соңгы тапкыр 16 такым катнашыр, алга таба такымнар саны 24-кә кадәр артыр.
- Коми теленең өч сөйләшүенең дә үз әдәби теле бар.
- Татар ышанулары буенча мунчада рәхмәт әйтергә ярамый.
- Адольф Һитлер хакимияткә Мүнхен каласында килгән.
- Мари Иленең Бәрәңге районының күпчелек халкын татарлар тәшкил итә.
- Русиядә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, иң урбанизацияләнгән регион Себердә урнашкан.
- XVI гасырның уртасына кадәр Нократ Аланы җирләре Казан ханлыгында булган.
- Җәнлекчелектә кайчандыр актөлкене Русиядә генә үрчетсәләр, 21нче гасырдан Кытайда да үрчетә башлыйлар.
- Авыл хуҗалыгында якынча 1 миллиард кеше мәшгуль дип санала.
- Удмурт шагыйре Кузебай Гердның музее Вавож районында урнашкан.
- XX гасыр азагында дөньядагы иң эре куянчылык хуҗалыгы Татарстанда урнашкан булган.
- Татар ышануларына күрә Аждаһа мең ел яшәгәннән соң Юха-кызга әйләнгән.
- Идел-Уралда иң беренче нефть промыселы булып Ишембайныкы санала.
- Себер федераль округының мәйданы бөтен Русия мәйданының 30 %ын биләп тора.
- Австралиягә рәсми рәвештә аяк баскан беренче татар — Маһирә Хәйретдинова (рәсемдә).
- Татарлардан беренче фәлсәфә фәннәре докторы авыл мәктәбе мөдире булган.
- 1989 елда татар әлифбасына Ў хәрефен өстәү планлаштырылган иде.
- Эдди Мерфи 84 нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасын алып барудан баш тарткан.
- Удмуртиядәге иң «татар» районы булып Юкамен районы дип санала.
- Алтын Урданың турыдан-туры варисы — Олы Урда.
- Русиядәге иң кечкенә шәһәр — Тула өлкәсендәге Чекалин шәһәре.
- Гвинея-Бисау Җөмһүрияте Португалиядән бәйсезлеккә 1973 елда ирешә.
- Чуашиядәге Шыгырдан авылын Касыйм татарлары нигезләве ихтимал.
- Обь-Енисей каналы соңгы тапкыр 1942 елда кулланылган.
- Хәзереге Курск һәм Белгород өлкәләре җирләрендә кайчандыр татар ханлыгы урнашкан була.
- Җирдә өч аяклы уникум кеше яшәгән.
- һуннар — тарихта билгеле беренче төрки кабиләләр.
- СИ системасын АКШ төп система буларак кабул итмәгән.
- Хат формасында язылган әдәби әсәрләр дә була.
- Чуашиядәге Тукай авылын чуашлар Тукай-Мишәр дип йөртәләр.
- Котып аша магистрале Төньяк Котып түгәрәге артында башлана.
- Башкортстанда башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев исемендәге район бар.
- Майлылыгы 15% тан ким булса, майонез соус дип йөртелә.
- «Мәгълүмати цивилизация фәлсәфәсе» курсын татар кешесе булдыра.
- Башкортларның «Һәнәк» журналы башта татар телендә чыга башлаган.
- Дөньяның 30 илендә 212 атом электр станциясе бар дип исәпләнә.
- Ямал-Ненец автономияле округы башта милли округ буларак барлыкка килә.
- Хаҗиәхмәт Ишбулатов 1918 елның июленнән Башкорт гаскәренең 1нче дивизиясе командиры булган.
- Кешенең тәне электр тогы үткәргече булып тора.
- Казан шәһәрендә инглиз телендә нәшер ителүче бердәнбер гәҗит бар.
- Фонетик яктан Байкыбаш сөйләше мишәр диалектының "Ц"-лаштырган сөйләшләренә карый.
- Пентатониканы күбрәк Көнчыгыш халыклары (японнар, кытайлар, төрки халыклар һ.б.) куллана.